Бүген Олы Кайбыч авылының “Миләшкәй” балалар бакчасында бәйрәм рухы хөкем сөрде. Чөнки күп еллар әлеге бакчада хезмәт куеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган өлкәннәр чәй табыны артына җыелды. Бакчага йөрүче нәниләр аларга багышлап төрле шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады. Ветераннар үзләре дә, бакча хезмәткәрләре белән бергәләп, үзләренең яшьлек елларындагы җырларны башкарды.
Кичә ахырында мөдир Сәвия Тимуршина өлкәннәргә балалар тырышлыгы белән ясалган истәлекле бүләкләр тапшырды.