Хуҗа Хәсән авылында яңа уен мәйданчыгы ачылды

2017 елның 10 октябре, сишәмбе

Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Хуҗа Хәсән авылында балалар өчен төзелгән яңа уен һәм спорт мәйданчыгын ачу тантанасында катнашты.

Мәйданчык халыктан җыелган үзара салым акчасына ясалды. Төзү эшләре өчен барлыгы 349 200 сум күләмендә акча тотылды.

Балалар һәм аларның әти әниләре әлеге ял һәм уен урыны булдырган өчен район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга ихлас рәхмәтләрен җиткерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International