Мәлки авылы җирлегендә яңа Башлык сайланды

2017 елның 10 октябре, сишәмбе

Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәлки авыл җирлеге Советы утырышында катнашты.

Утырышта әлеге авыл җирлеге Башлыгы Артем Козловның, лаеклы ялга китү сәбәпле, вәкаләтләрен алдан туктатуны сорау мәсьәләсе каралды.

Район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аңа күпьеллык намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хаты һәм истлекле бүләк тапшырды.

Мәлки авыл җирлеге Советы депутатлары бертавыштан, Альберт Рәхмәтуллин тәкъдиме белән, авыл җирлеге Башлыгы итеп Федор Петрович Поляковны сайлады.

Федор Поляков 1974 елның 24 апрелендә Апас районы Кыр Буасы авылында дөньяга килә. Әлеге яңа вазыйфага билгеләнгәнче эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.

Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аңа яңа хезмәтендә зур уңышлар, халык белән бердәм булып, аңлашып эшләвен теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International