Кайбыч районы Мәлки авылы балалар бакчасында район үзәк хастаханәсе табиблары тарафыннан балаларга медицина тикшерүе үткәрелде. Балалар табибы, стоматолог һәм шәфкать туташы балаларның буен, авырлыгын, шулай ук авыз куышлыгын тикшерде. Кайбер балаларның сөйләмендә тайпылышлар барлыгы ачыкланды һәм аларны Кайбыч районының Ульянково авылындагы психологик медицина хезмәтенә алып барырга дигән тәкъдим әйтелде.