7 октябрь көнне Олы Кайбыч авылындагы "Салават күпере" спорт һәм сәламәтләндерү комплексында Кайбыч муниципаль районы мәктәпләренең 3-9 һәм 10-11 сыйныфлары укучыларының бадминтон буенча ярышлар үтте. Әлеге ярышта районыбызның 16 командасы белән берлектә Апас районының Каратун урта мәктәбе укучылары да катнашты.
Барлыгы 110 яшь спортчы катнашкан бу бәйгедә 3-9 класс укучылары арасындагы командалар беренчелегендә алдынгы урынны Хәмзә Юнысов җитәкчелегендә Борындык урта мәктәбе яулады. II-III урыннарга Федоровское һәм Мөрәле мәктәпләре командалары лаек булды.
Урта мәктәпләр арасында мактаулы I урын Федоровское мәктәбе командасына бирелсә, II-III урыннарда - Олы Кайбыч һәм Олы Подберезье мәктәпләре командалары.
Урта һәм кече яшьтәге укучылар арасында Руслан Төхбәтуллин (Федоровское урта мәктәбе), Фәнил Ганиев һәм Алмаз Шиһапов (Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбе); Адилә Хөснетдинова, Диана Гобәйдуллина һәм Фирүзә Хуҗина (Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбе) призлы урыннарга ия булдылар. Өлкән класс укучылары арасында Булат Хуҗин (Федоровское урта мәктәбе), Кирилл Сахаров (Олы Подберезье урта мәктәбе) һәм Зилмир Гашигуллин (Олы Кайбыч урта мәктәбе) иң яхшылары булып танылдылар.