Хөрмәтле райондашлар! Авыл хуҗалыгы тармагында армый-талмый хезмәт куючы районыбыз уңганнары! Игенчеләребез! Кыр батырлары! Аграр тармак ветераннары!
Быел Кайбыч районы игенчеләре 100 мең тонна икмәк җыеп алды һәм бу алдагы еллар белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк. Вакытында җыелӘлеге бәйрәм – чын йөрәктән үзенең туган җирен сөйгән, аның чәчәк атуы өчен бөтен көчен биргәннәрне берләштерә торган бәйрәм. Икътисадый авырлыкларга, катлаулы табигый шартларга да карамастан, районның агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең югары профессионализмы, үз эшләренә бирелгәнлеге куелган максатларга, югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә.ган уңыш – районыбыз һәм республикабыз икътисадына саллы өлеш кертү ул. Ә икмәк – ул тормыш нигезе, безнең бүгенге муллыгыбыз һәм иртәгәсе көнгә ышаныч билгесе. Әлеге югары күрсәткечләр сезнең тырышлык, сезнең хезмәт.
Барыгызны да авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан ихластан котлыйм, тырышлыгыгыз, тынгысыз хезмәтегез өчен зур рәхмәтемне кабул итеп алыгыз. Һәрбарчагызга сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, йортларыгызга бәрәкәт, эшегездә уңышлар, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телим!