Кайбыч районының “Салават күпере” спрот һәм сәламәтләндерү комплексында пенсионерлар катнашында спартакиада узды. Биредә районның 11 авыл җирлегеннән өлкәннәр көч сынашты. Алар өчен бу көнне шахмат, шашка, шулай ук йөзү буенча ярышлар оештырылды. Спартакиада Кайбыч муниципаль район Советы рәисе урынбасары Рәмис Хәялиевның котлау сүзләре белән башланды.
Ярыш булгач, әлбәттә, аның җиңүчеләре дә була. Йөзү буенча Олы Кайбыч авылыннан Риза Нуруллинга тиңнәр табылмады. II-III урыннарга Илдар Вафин (Мөрәле) һәм Кузьма Якшин (Хуҗа Хәсән) лаек булды.
Әлеге төр ярышта хатын-кызлар арасында Федоровское авылыннан Роза Хәйруллина җиңү яулады. II-III урыннарда – Мария Ершова (Федоровское) һәм Дамира Шаһивәлиева (Олы Кайбыч).
Шахма буенча Борындык авылыннан Фаил Хөснетдинов җиңүче булды һәм шулай ук шашка буенча да көмеш медальгә иреште. Хатын-кызлар арасында Хуҗа Хәсән авылыннан Ольга Боярина алдынгы урынны яулады.
Шашка буенча чемпионнары булып Кошман авылыннан Фәрит Абзалов һәм Олы Кайбыч авылында яшәүче Дамира Шаһивәлиева танылдылар. Шахмат ярышы буенча II-III урыннарга Илдар Вафин (Мөрәле) һәм Костантин Кузнецов (Надеждино) лаек булдылар. Шашка буенча бронза медаль Мөрәле авылыннан Марсель Назеевка тапшырылды. Мария Ершова (Федоровское) шашка буенча - III, Валентина Майданова һәм Галина Горемыкина (икесе дә Кече Мәме авылыннан) шахмат буенча II-III урыннарны яуладылар.
Гомуми командалар арасында Олы Кайбыч авылы җыелма командасы беренчелеккә иреште. Хуҗа Хәсән һәм Федоровское авыллары командалары II-III урыннарга лаек дип табылды.