Бүген Кайбыч районы мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган бәйрәм тантанасы узды. Тантанага район мәктәпләреннән барлык мөгаллимнәр дә чакырылган иде. Бәйрәм кичәсендә Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты һәм мәгариф системасында хезмәт куючы барлык хезмәткәрләргә, мәгариф ветераннарына җылы теләкләрен юллады.
Җыр-моң белән үрелеп барган тантанадан сон, районның "Ак җилкән" халык театры коллективы кунакларга Ләбиб Лерон пьесасы буенча сәхнәләштерелгән "Күк күгәрчен күкләрдә" спектаклен бүләк итте.