“Миләшкәй” балалар бакчасында “Әкият” кунакта

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Кайбыч районы балалар курчак театрының кечкенә артистлары Олы Кайбыч авылы “Миләшкәй” балалар бакчасында кунакта булды. Алар нәниләргә танылган рус әкиятчесе Нина Гернет пьесасы буенча “Каз бибие” әкиятен күрсәтте.

Әкиятнең төп персонажлары – Гөлчәчәк исемле кызһәм каз бибие. Каз бибиен төлке урлый. Кызга карак төлкене эзләп табарга керпе булыша...

Кечкенә тамашачылар да кызга ярдәм итә һәм алар керпе белән бергәләп каз бибиен хәйләкәр төлкедән коткаралар.

Балалар бакчасы тәрбиячеләре, балалар шундый матур да, эчтәлекле дә спектакль бүләк иткәннәре өчен артистларга һәм театр җитәкчесе Венера Сафиуллинага зур рәхмәт белдерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International