РФ Президентының Татарстан Республикасындагы бүлмәсе җитәкчесе – ТР буенча Баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов һәм ТР прокуроры урынбасары Олег Дәминов Кайбыч мунципаль районында гражданнарны кабул итү үткәрделәр.
Кабул итү барышында биш гражданның сораулары тыңланды. Сораулар җир пае арендалау килешүен төзү, район үзәгендә чаңгы базасы төзүдә ярдәм итү һәм башка мәсьәләләргә турында булды.
-Әлеге мөрәҗәгатьләр Татарстан Республикасы прокуратурасына һәм башка тиешле дәүләт органнарына җибәреләчәк, - диде Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һәм аларның үтәлешен үз контроленә алуны вәгъдә итте.