Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Укытучылар көне белән котлавы

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле мөгаллим һәм мөгаллимәләр! Мәгариф хезмәткәрләре! Күп еллар гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган мәгариф ветераннарыбыз!

Барчыгызны да күркәм бәйрәм – Укытучылар көне белән ихластан тәбрик итәм!

Гыйлемгә, рухи, мәдәни һәм әхлакый кыйммәтләргә ия булган олуг затлар! Сез язмышыгызны кешеләргә мәгърифәт өләшү дигән изге хезмәт белән бәйләгәнсез. Укытучы һәрвакыт югары рухи көч, эрудиция, зыялылык һәм иҗади януның үрнәге булды. Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрбербезнең тормышында үз Укытучысы булган. Без, барыннан элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар – зирәк остазларыбыз чәчкән орлыклар.

 Сезнең авыр да,  шул ук вакытта җаваплы да хезмәтегез бәяләп бетергесез. Еллар узган саен катлаулана барган эшегез сездән сабырлык һәм тырышлык таләп итә. Бала күңеленә салган белем орлыкларыгыз шытып, үсеп, җимешләрен күргәнче күпме көч сорала.

 Нинди генә һөнәр иясе булсак та, без сезгә – хөрмәтле мөгаллимнәребезгә бурычлы. Үгет-нәсихәтләрегез безне еллар дәвамында озата бара, төпле киңәшләрегез һәрчак ярдәм итә. Көн саен үзгәреп торган тормыш алдыгызга бик күп бурычлар куя. Шуларны үтәп, камиллеккә омтылып, сез  киләчәккә йөз тоткан, заманга ярашлы буын тәрбиялисез. Мәгариф өлкәсендә яңарышка омтылыш аеруча нык сизелә. Заманча мәгълүмати технологияләрне вакытында отып алган, аларны укучылар күңеленә сеңдергән укытучыларыбызга, тәрбиячеләребезгә без бик рәхмәтле.

Бүгенге матур һөнәри бәйрәмегез көнендә Сезгә олы, риясыз хезмәтегез, районыбызда мәгарифне үстерүгә керткән зур өлешегез, талантлы һәм сәләтле балалар әзерләүдә куйган көчегез, үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Һәрбарчагызга ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, бәхет, иминлек һәм бәйрәмчә күңел күтәренкелеге телим!

Хөрмәт белән, Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International