Олы Кайбыч мәктәбе укучылары район янгын сүндерү бүлегендә кунакта булды

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Кичә Олы Кайбыч урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары район янгын сүндерү бүлегендә кунакта булды.

Янгын сүндерүче абыйлары  аларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен генә түгел, ә бәлки  киләчәктә бу  мактаулы һөнәр иясе булу өчен ниләр эшләргә кирәклеген  дә өйрәтте.  Аның өчен яхшы физик  әзерлектә булу гына  җитми, ә бәлки  бик яхшы укырга да кирәк. Соңыннан   укучылар  янгын техникасы һәм җиһазлары белән дә таныштылар.  Янгын сүндерү машиналарына утырып,  абыйларының  киемнәрен киеп карап, үзләрен чын  коткаручылар  итеп тә тойдылар.  Экскурсия барышында укучылар  беренчел янгын сүндерү чаралары белән танышты, ашыгыч хезмәт телефоннарын истә калдырдылар.   Өлкәннәр декадасы уңаеннан очрашуга килгән ветераннар да балаларга үзләренең изге теләкләрен, акыллы киңәшләрен җиткерде.   Мондый чаралар укучыларда  киләчәк  һөнәрләрен сайларга да ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International