Кошман авылы китапханәсе хезмәткәрләре балалар белән очрашты

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

2 октябрь көнне Кайбыч муниципаль районы Кошман авылы китапханәсе хезмәткәрләре мәктәп укучылары һәм инвалид балалар белән берлектә “Лунтик” балалар журналына презентация үткәрде.

“Көзге игелек атнасы” акциясе кысаларында узган әлеге чарада балаларга яхшылык, киң күңеллелек, ярдәмчеллек хакында төрле мисаллар китерелде, журналның әкияти герое Лунтикның дуслларына карата кылган яхшылыклары хакында бәян ителде.

Очрашу ахырында балаларга истәлекле бүләкләр, шулай ук әлеге журналның махсус чыгарылышы бүләк ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International