Кайбыч мәгариф хезмәткәрләре районкүләм спартакиадада көч сынашты

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Кичә районның “Салават күпере” спорт һәм сәламәтләндерү комплексында Бөтендөнья укытучылар көненә багышлап, Кайбыч муниципаль район Башлыгы призына мәгариф хезмәткәрләренең йөзү буенча спартакиадасы узды.

Җыелма командалар һәм шәхси беренчелек ярышларында 40 яшькә кадәрге, аннан өлкәнрәк булган хатын-кызлар һәм ир-атлар көч сынашты.

40 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында I урынны Гөлинә Габдрахманова (Олы Кайбыч урта мәктәбе) яулады. II-III урыннарда – Айсылу Калашникова (район мәгариф бүлеге) һәм Татьяна Әбелханова (Иске Тәрбит урта мәктәбе).

40 яшьтән югары булган хатын-кызлар арасында беренчелеккә Татьяна Самарская (Кече Мәме төп гомуми белем бирү мәктәбе) лаек булды. I-III урыннарда – Людмила Краснова (Хуҗа Хәсән урта мәктәбе) һәм Светлана Гатина (Надеждино төп гомуми белем бирү мәктәбе).

40 яшькә кадәрге ир-атлар арасында I урынга Максим Смелов (Олы Кайбыч урта мәктәбе) лаек булды, II–III урыннарда – Динар Гатауллин (Кошман) һәм Рузил Газизов (Олы Подберезье).

40 яшьтән югарырак булган ир-атлар арасында район мәгариф бүлегеннән Ильяс Галиуллинга тиңнәр табылмады. II-III урыннарны Альберт Перепелкин (Хуҗа Хәсән урта мәктәбе) һәм Хәмзә Юнысов (Борындык) яуладылар. 

Эстафетада беренчелеккә Олы Кайбыч урта мәктәбе командасы лаек дип табылды. II-III урыннар Иске Тәрбит урта мәктәбе һәм район мәгариф бүлеге командаларына бирелде.

Гомуми команда нәтиҗәләре буенча Олы Кайбыч урта мәктәбе беренчелеккә иреште. II-III урыннарга район мәгариф бүлеге һәм Хуҗа Хәсән урта мәктәбе командалары иреште.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International