Җәмәгатьчелек фикере – Эчке эшләр бүлеге эшчәнлеген бәяләүдә төп күрсәткечләрнең берсе булып кала бирә.
Хөрмәтле райондашлар! Сезнең фикерне белү, өйрәнү максатыннан Татарстан республикасы эчке эшләр министрлыгы сорашу (опрос) үткәрә. Аның ярдәмендә халыкның полиция эшчәнлегеннән ни дәрәҗәдә канәгать икәне ачыкланачак.
Сорауларга җавап аноним, электрон рәвештә уздырыла, теркәлү узу кирәкми. Иң мөһиме – Сезнең фикер!
Интернет белән тоташуы булган һәркем әлеге сорашуда катнаша ала. “Сайт МВД по РТ” яки “Отделение МВД России по Кайбицкому району” интернет адресын җыеп керегез һәм “Опрос” дигән бүлектәге сорауларга җавап бирегез. Шул рәвешле Сез район эчке эшләр бүлеге эшчәнлегенә үз бәягезне бирә алачакыз!
РФ Эчке Эшләр министрлыгының Кайбыч районы бүлекчәсе