Кайбыч районында Өлкәннәр декадасы уңаеннан төрле чаралар дәвам итә.
Бүген район мәдәният йортында “Минем елларым – минем байлыгым” дип исемләнгән республика фестиваль-конкурсының зона этабы узды.
Фестивальдә 7 районнан (Кайбыч, Тәтеш, Буа, Алексеевск, Спасс, Арча, Югары Ослан) картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче өлкәннәр катнашты.
Конкурста өлкәннәр вокал, нәфис сүз һәм хореография номинацияләрендә көч сынашты.