Бүген Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында “Татарстан Республикасы халкына башлангыч санитар-медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту” республика программасы кысаларында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын җыю эшләре башланды. Әлеге эшләрне агымдагы елның 17 октябренә тәмамлау планлаштырыла.
2012 елда гамәлгә куелган бу программа нигезендә районыбызда инде сигезенче фельдшер-акушерлык пункты төзелә.
2018 елда Федоровское авылында шундый пункт һәм Олы Подберезье җирлегендә табиблык амбулаториясе төзү планлаштырыла.