Кайбычның “Авыл Дэнс” бию төркеме - “Татарстан – безнең йортыбыз” фестивале лауреаты

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

Бүген Тәтеш районында “Татарстан – безнең йортыбыз”  республика этник-мәдәни фестиваленең зона туры узды.

Әлеге фестивальдә 8 район арасында Кайбычның “Авыл Дэнс” бию төркеме (сәнгать җитәкчесе – Рәмилә Әбләзова) уңышлы чыгыш ясап, диплом белән бүләкләнде һәм Казан шәһәрендә узачак финал конкурсында катнашу хокукына ия булды.

Биючеләребезне котлыйбыз! Тагын да зур уңышлар, югары үрләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International