Бүген Иске Тәрбит балалар бакчасында озак еллар әлеге бакчада хезмәт куеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган өлкәннәр өчен “Бер очрашу- үзе бер гомер” исемле бәйрәм үткәрелде.
Бәйрәм балалар һәм хезмәткәрләр чыгышы белән үрелеп барды. Ә нәниләр өчен икеләтә бәйрәм булды, чөнки алар тере баян тавышына кушылып җырладылар, биеделәр. Күңелле очрашу чәй табыны янында дәвам итте.