Кайбыч муниципаль районында шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар 6 млн 206 мең сум күләмендә акчалата ярдәм алдылар

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

Татарстанда шәхси хуҗалыкларда савым сыерлары тотуга чыгымнарны каплау өчен субсидияләр түләү төгәлләнеп килә. Субсидияләр бер баш сыерга – 3000 сум, бер баш ана кәҗәгә һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиенә 1000 сум түләнә.

Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә шәхси хуҗалыкларга республика бюджетыннан 353,9 млн. сум күләмендә субсидия бүлеп бирелде.

Кайбыч районының шәхси хуҗалыкларына бирелгән гомуми сумма 6 млн 206 мең сум тәшкил итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International