Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин “ТАИФ НК – 301” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең өлкән операторы Мөнир Баһавиевны 50 яшьлек юбилее белән котлады һәм намуслы хезмәте өчен Мактау грамотасы тапшырды.
Юбилярны әлеге истәлекле дата уңаеннан котлыйбыз, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, бәхет, сәламәтлек, эшендә зур уңышлар телибез.