Федоровское авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат йортында бүгенге көндә 29 кеше тәрбияләнә.
Бәйрәмнәрдә Казанның Н. И. Лобачевский исемендәге лицей-интернат укучыларының монда килеп концерт белән чыгыш ясаулары күркәм гадәткә әверелде. Бүген дә алар биредә үзләрен зарыгып көтүче өлкәннәргә җырларын, биюләрен бүләк итте, Казан дәүләт федераль университеты ректоры, бу төбәктән Дәүләт Советы депутаты булып сайланган Илшат Гафуров исменнән күчтәнәч каплары да тапшырылды.
Кичә барышында шулай ук Кайбыч муниципаль районы Башлыгы исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова да чыгыш ясады, әлеге интернат йортта яшәүче өлкәннәргә ихлас теләкләрен җиткерде.