Олы Кайбыч урта мәктәбе Диплом белән бүләкләнде

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Кичә Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә “Лукойл” нефтьчеләр компаниясе социаль һәм мәдәни проектларының VIII нче конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.  Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Миңтимер Шәймиев һәм “Лукойл” ААҖ Президенты Вахит Алекперов катнашты.

Татарстанда әлеге конкурс 2010 елдан бирле уздырыла, аны "Лукойл"ның бүлендек компаниясе - Россия инновацион ягулык-энергетика компаниясе («Ритэк») тормышка ашыра. Максаты - җирле бергәлекләрнең территориль актуаль проблемаларын хәл итү, хәйрия ярдәме нәтиҗәлелеген күтәрү буенча проектлар һәм инициативларны чынга ашыруга булышу. Конкурс номинацияләре тематикасы барлык төбәкләрдә бер үк: "Экология", "Рухилык һәм мәдәният", "Спорт".

Бәйгедә катнашучылар саны ел саен арта бара. Быел исә җиңүчеләр арасында районыбызның Олы Кайбыч урта мәктәбе дә бар. “Экология” номинациясендә директор Алия Биккулова ясаган “Экомәктәп – уңайлылык территориясе” проектын жюри әгъзалары тарафыннан уңышлы дип бәяләнеп,мәктәп  Диплом һәм акчалата бүләккә лаек булды.

Котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International