Бу датаның сайлануы очраклы түгел. Россиядә беренче балалар бакчасы 1863 елның 27 сентябрендә ачыла.
150 ел элек аңа Аделаида Семеновна Симонович һәм аның ире нигез сала. Бу тәҗрибә уңышлы була һәм хәзер мәктәпкәчә белем бирү бала тормышында мөһим этап булып тора. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре балаларны үстерәләр, аларның сәләтләрен ачуда ярдәм итәләр, мәктәптә укуга әзерлиләр, үз үзләрен тотарга, әдәп кагыйдәләренә өйрәтәләр. Тәрбияче эше – иң катлаулыларның берсе. Балаларны ярату һәм һөнәрләренә тугры булу гына балалар бакчалары хезмәткәрләренә бәләкәчләр өчен шатлыклы һәм үзенә җәлеп итүче атмосфера тудыру мөмкинлеге бирә.
Кайбыч районында бүгенге көндә 19 балалар бакчасы, аларда йөздән артык кеше эшли. Шуларның 54е – тәрбиячеләр, 26сы – тәрбияче ярдәмчеләре. Бу учреждениеләргә 468 бала йөри.