Кайбычта көзге ярминкә уздырылачак

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

8 октябрь көнне Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында Өлкәннәр көне уңаеннан көзге ярминкә уздырылачак.

Бу көнне авыл хуҗалыгы продукцияләре базардагы бәяләрдән арзанракка тәкъдим ителәчәк. Ярминкәдә шулай ук кипле печән, салам, бөртекле культуралар да сатып алып булачак. Ярминкә, һәр елдагыча, ике урында оештырылачак. Сәнгать мәктәбе каршындагы мәйданда мәктәп коллективлары көзге уңыш белән сату итсә, район үзәк электр элемтәсе челтәре бинасы каршында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр, авыл җирлекләре, Мәлки кулланучылар җәмгыяте, икмәк пешерүчеләр үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк.  

Бу көнне авыл хуҗалыгы продукцияләре базардагы бәяләрдән арзанракка тәкъдим ителәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International