Әгәр хезмәт хакын "соры конверт"та түләсәләр...

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

Эшкә рәсми рәвештә урнаштырмасалар, хезмәт хакын «конвертта» бирсәләр, болар турында “Халык контроле”нә  хәбәр итәргә була. Татарстанда  шундый мөмкинлек тудырылды.

“Соры” хезмәт  хакы бирүче хезмәткәрләре өчен тиешле фондларга да акча күчерми дигән сүз. “Халык контроле”  шундый эш бирүчеләрне ачыклау максатына да юнәлтелгән. Хезмәт килешүләрен тиешенчә рәсмиләштермәгән эш бирүчеләр хакында  хәбәр ирештерүнең әллә ни кыенлыгы юк. Моның өчен интернет  аша ТР Дәүләт хезмәтләре порталына ( uslugu.RT)  кереп, шәхси кабинетта теркәләсең. Аннан хәбәрне “Халык контроле” системасында “соры  хезмәт базары” юнәлеше   (“Неоформление трудовых отношений”) буенча язып җибәрәсең. Порталда эш урыннарында  тормыш һәм сәламәтлек  куркынычсызлыгына кагылышлы хезмәт шартлары  турында да хәбәр урнаштырырга мөмкин, дип хәбәр итә Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International