Бүген Олы Кайбыч мәдәният йортында Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары “Назлы кияү” музыкаль комедиясен сәхнәләштерәчәк.
"...Яшь, әмма буйдак Рәшитнең өйләнергә йөрү хәбәрен ишеткәч, бай кияүгә кәләш сайлап, аны башлы- күзле итәргә теләүчеләр саны шундук күбәеп китә. Һәм “яңа дусларның” мәкерле планы инде тормышка ашам дигәндә генә, бер көтелмәгән сәбәп аркасында, бар да чәлпәрәмә килә..."
Билетлар әле сатыла. Белешмәләр өчен телефон: 2-16-72, 2-13-12.
Спектакльгә рәхим итегез!