Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров карары нигезендә , иң беренче чиратта, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, мәдәният, медицина учреждениеләренә җылылык җибәрелергә тиеш.
Бүген исә балалар бакчаларында җылылык системасы эшли башлады. Бу эшне барлык оешмаларда да оператив рәвештә төгәлләү бурычы куела.