Хөрмәтле игенчеләребез!
Бүгенге көндә амбарларыбызга 100 мең тонна икмәк салынды һәм бу алдагы еллар белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк. Вакытында җыелган уңыш – районыбыз һәм республикабыз икътисадына саллы өлеш кертү ул. Ә икмәк – ул тормыш тамыры, безнең бүгенге муллыгыбыз һәм иртәгәсе көнгә ышаныч билгесе.
Әлеге югары күрсәткечләр сезнең тырышлык, сезнең хезмәт. Барыгызны да бу әһәмиятле вакыйга уңаеннан ихластан котлыйм, тырышлыгыгыз, тынгысыз хезмәтегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Һәрбарчагызга сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, йортларыгызга бәрәкәт, эшегездә уңышлар, киләсе елларның бәрәкәтле килүен телим. Киләчәктә дә республикабыз һәм районыбыз халкын шундый күркәм нәтиҗәле эшебез белән сөендереп торырга насыйп булсын!