Район тарихында беренче тапкыр Кайбыч игенчеләре 100 мең тонна икмәк җыеп алды

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Кайбыч муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълуматларга караганда, 25 сентябрьгә район басуларыннан 26370 гектар мәйданда бөртекле культура суктырылган (100 процент).

Бүгенге көнгә районыбыз иген кырларыннан барлыгы 100204 тонна бөртекле культура җыеп алынган. Һәр гектардан уртача уңыш 38 процент тәшкил итә.

Саннарга күз салыйк:

Көзге арыш - 952 гектар;

Көзге бодай – 8790 гектар;

Язгы бодай – 9788 гектар;

Арпа – 4471 гектар;

Борчак – 1844 гектар;

Солы 500 гектар мәйданда суктырылган.

Алдынгы комбайнчыларыбыз:

Альберт Лазарев (“Агрофирма Дубрава” ҖЧҖ нең  3нче филиалы) -36940 центнер бөртекле культура суктырган;

Айрат Сафиуллин (“Агрофирма Дубрава” ҖЧҖнең  1нче филиалы) – 32580 центнер;

Харис Хәбибуллин (“Агрофирма Дубрава” ҖЧҖнең  3нче филиалы) - 31380 центнер;

Васил Сибгатуллин (“Агрофирма Дубрава” ҖЧҖнең  2нче филиалы) – 26050 центнер;

Леонид Блинов (“Агрофирма Дубрава” ҖЧҖнең  3нче филиалы) – 15390 центнер;

Алексей Торхеев (“Агрофирма Подберезье” ҖЧҖ) – 12350 центнер;

Фәнис Бикбов (“Яңа юл” крестьян хуҗалыкларының җитештерү кооперативы) – 10550 центнер;

Юрий Петров (“Агрохимсервис” ҖЧҖ) – 10250 центнер.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International