23 сентябрь көнне Арча районында Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасы финал ярышлары узды.
Биредә республиканың барлык районнарыннан мөгаллимнәр һәм мәгариф идарәсе җитәкчеләре катнашты. Җәйге спартакиада берничә спорт төре буенча уздырылды: җиңел атлетика эстафетасы, урыннан сикерү, гер күтәрү, пневматик винтовкадан ату, бадминтон, аркан тарту, йөзү, мини-футбол.
Кайбыч районы мәгариф хезмәткәрләре әлеге спартакиадада үз көчләрен сынады һәм "А" төркемендә өченче урынга лаек булды.
Котлыйбыз!