Башкалабыз Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Узган атнаның шимбәсендә Кайбыч авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрдән зур делегация дә әлеге ярминкәдә катнашты.
Сату рәтләрендә көзге уңыш һәм терлекчелек продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителде. Ярминкә казанлыларны үзенең продукция төрлелеге, сыйфаты һәм түбән бәяләре белән сөендерде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең сыйфат буенча консультанты Илфат Шәрәфиев хәбәр итүенчә, ярминкәдә “Дубрава агрофирмасы” ҖЧҖ филиаллары, хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр, Зур Подберезье, Ульянково, Надеждино авыл җирлекләре үз продукциясен шәһәр халкына тәкъдим итте. Сәүдә барышы белән танышырга килгән Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин,ТР авыл хуҗалыгы министрының 1нче урынбасары Николай Титов кайбычлыларның ярминкәгә әзерлегенә югары бәя бирделәр.