20 сентябрьгә урып-җыю нәтиҗәләре

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Кайбыч муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълуматларга караганда, 20 сентябрьгә район басуларыннан 25815 гектар мәйданда бөртекле культура суктырылган (94,6 процент).

Бүгенге көнгә районыбыз иген кырларыннан барлыгы 97205 тонна бөртекле культура җыеп алынган. Һәр гектардан уртача уңыш 37,7 процент тәшкил итә.

Саннарга күз салыйк:

Көзге арыш - 952 гектар;

Көзге бодай – 8790 гектар;

Язгы бодай – 9358 гектар;

Арпа – 4471 гектар;

Борчак – 1844 гектар;

Солы 400 гектар мәйданда суктырылган.

Алдынгы комбайнчыларыбыз:

Альберт Лазарев (“Агрофирма Дубрава” ҖЧҖ нең  3нче филиалы) -33680 центнер бөртекле культура суктырган;

Харис Хәбибуллин (“Агрофирма Дубрава” ҖЧҖнең  3нче филиалы) - 30110 центнер;

Айрат Сафиуллин (“Агрофирма Дубрава” ҖЧҖнең  1нче филиалы) – 29750 центнер;

Васил Сибгатуллин (“Агрофирма Дубрава” ҖЧҖнең  2нче филиалы) – 22790 центнер;

Леонид Блинов (“Агрофирма Дубрава” ҖЧҖнең  3нче филиалы) – 15100 центнер;

Алексей Торхеев (“Агрофирма Подберезье” ҖЧҖ) – 11000 центнер;

Фәнис Бикбов (“Яңа юл” крестьян хуҗалыкларының җитештерү кооперативы) – 9530 центнер;

Юрий Петров (“Агрохимсервис” ҖЧҖ) – 8700 центнер.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International