Кичә Казан шәһәренең “Патриот“ хәрби хәзерлек үзәгендә “Алга, яшь армиячеләр!” дигән республика хәрби-спорт уеннарының зона этабы узды.
14-16 яшьлек балалар өчен оештырылган бу ярышта Кайбыч районының “Батырлык” хәрби-патриотик клубы командасы (җитәкчесе – Гөлинә Габдрахманова) мактаулы 1нче урынны яулап, киләсе елның февраль аенда узачак финал ярышларына чыкты. Укучыларыбыз шәхси беренчелектә дә алдынгы урыннарга иреште.