Бүген “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк кабул итү бүлеге җитәкчесе, “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлекчәсе секретареның гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча Комитеты рәисе урынбасары Татьяна Воропаева Кайбыч районында гражданнарны кабул итте.
Депутатка барлыгы ике кеше үз сораулары белән мөрәҗәгать итте. Шуларның берсе - Олы Кайбыч авылында төзелгән балалар уен һәм спорт мәйданчыгына махсус заманча махсус өслек җәю турында. “Әлеге мәйданчык бик кирәкле. Балалар өчен дә, без ата-аналар өчен дә уңайлы. Чөнки анда уйнаучы балаң өчен күңелең тыныч. Ләкин яңгырлы көннәрдә мәйданчыкта йөрү дә, уйнау да авырлаша. Махсус өслек җәелсә, барыбыз өчен дә яхшы булыр иде”,- дип үтенечен белдерде кечкенә баласы булган ана.
Икенче сорау исә инвалид бала тәрбияләүче ана тарафыннан яңгырады. Моңа кадәр аңа бала карау буенча стаж саналып барса да, улына 18 яшь тулгач, туктатыла. Бала пенсия ала, әни кешегә 1200 сум күләмендә пособие түләнә. Әмма эш стажы саналмый. “Балигъ булган инвалид бала тәрбияләүче ата-анага хезмәт стажы санау мәсьәләсен хәл итеп булмыймы икән?” дигән сорау белән мөрәҗәгать итте әлеге граждан.
Депутат Татаьяна Воропаева сорауларның барысын да зур игътибар белән тыңлады, үтенечләрен тиешле органнарга җиткерәчәген һәм моны үз контроленә алачагын белдерде.