"Мәктәп экопатруле" республика бәйгесенә нәтиҗә ясалачак

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

7 октябрь көнне Татарстанда өченче тапкыр үтүче “Мәктәп экопатруле” республика конкурсына йомгак ясалачак.

Конкурс шартларына килгәндә, кәрәзле телефоны булган һәр укучы укудан соң буш вакытында тиешле булмаган урында барлыкка килгән чүплекләрне фотога төшереп, фотосүрәтләрне ТР Экология һәм табигый ресурслар Министрлыгына җибәрә ала. Һәр шундый чүплек буенча табигатьне саклау оррганнары тарафыннан чаралар күреләчәк, укучыга балл исәпләнә һәм ул чүпелкне ң бетерелүе турында фото белән расланган җавап алачак.

Фото яки видеоларны җибәрү өчен https://edu.tatar.ru/ порталында укучының шәхси логинын куллануып, теркәлү узарга кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International