Кайбыч районы Подберезье урта мәктәбендә “Игътибар: балалар!” куркынычсызлык айлыгы кысаларында, янгын һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатыннан, өйрәтү эвакуациясе үткәрелде.
Әлеге чара нәтиҗәләреннән күренгәнчә, укучылар, мәктәпнең педагогик һәм техник персоналы төрле экстремаль ситуацияләрдә югалып калмау, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен яхшы үзләштергән.