19 сентябрь – Бердәм пенсия грамоталыгы көне

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

Пенсия фондының Татарстан бүлеге хезмәткәрләре республиканың барлык районнарындагы укучыларга гражданнарның пенсия хокуклары турында сөйләргә җыена. Шулай ук СНИЛСның ни өчен кирәклеге, пенсия турында ничә яшьтән кайгыртырга икәнлеге турында да аңлатма биреләчәк, хезмәт хакының ни өчен «ак булырга» тиешлеге дә аңлатылачак.

Әлеге зур мәгълумати-аңлату кампаниясе ел ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм акция кысаларында Пенсия фондының җирле бүлекләрендә укучылар өчен экскурсия дә оештырыла.

“Шулай ук Пенсия фонды тарафыннан “Укучыларга пенсия турында” өйрәтү сайты да булдырылды һәм ул кампания дәвамында презентацияләнәчәк”, дип белдерде Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International