Район прокуратурасы балигъ булмаган баласына алимент түләүдән качып йөргән әлеге җирлектә яшәүче 40 яшьлек иргә карата РФ Җинаятьләр кодексының 157нче маддәсенең 1нче кисәге (ата-ананың баласын тәэмин итү өчен алимент түләүдән явызларча качып йөрүе) буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд карары буенча, әлеге гражданин 2005 елдан бирле хезмәт хакы һәм башка төрле керемнәренең дүрттән бер өлешен балигъ булмаган баласын тәэмин итәр өчен түләп барырга тиеш була. Әмма 2009 елның октябреннән 2017 елның июль аена кадәр бу ир-ат алимент түләүдән кача, баласына матди ярдәм күрсәтми.
Алимент түләү бурычы 680 мең сум тәшкил итә.
Әлеге ир-ат үз гаебен тулысынча таныды һәм суд тарафыннан аңа карата 6 ай төзәтү эшләре җәзасы билгеләнде. Шул ук вакытта аның хезмәт хакының 10 проценты дәүләт файдасына тотылып барылачак.
Хөкем карары әлегә закон көченә кермәгән, дип хәбәр итте Кайбыч районы прокуратурасы.