Татарстан Республикасында укучылар өчен кызыклы да, файдалы да булган “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты старт ала. Әлеге көндәлек – ул кечкенә генә китап, анда Татарстанның истәлекле урыннары, музейлары, театрлары турында язылган. Бала ул көндәлеккә нинди мәдәни чараларга барганын, барлык ишеткән мәгълүматын туплап, укыган китаплары турында язып барырга, бирелгән күнегүләрне эшләргә, рәсемнәрен буяу белән шөгыльләнергә тиеш.
Проект кысаларында укучылар һәм аларның әти-әниләре арасында “Укучының мәдәни көндәлеге” порталы”, “Иң яхшы мәдәни көндәлек”, “Иң мәдәниятле ата-ана” номинацияләре буенча бәйге дә үткәрелә.
Быел Кайбыч районы мәктәпләренең башлангыч сыйныфларына 565 көндәлек тапшырылды.
15 сентябрь көнне район үзәк һәм үзәк балалар китапханәләре хезмәткәрләре Олы Кайбыч урта мәктәбенең 1-4 сыйныфларында белем алучы 115 укучыга якты төсләр белән бизәлгән мәдәни көндәлек бүләк иттеләр.
Чара барышында китапханәче Эльмира Хәялиева һәм Галия Кайбицкая исемендәге музей хезмәткәре Эльмира Сафина балаларны көндәлекне куллану һәм тутыру тәртибе белән таныштырды.