15 сентябрь – Татарстан Варислары Берелеге туган көне

2017 елның 15 сентябре, җомга

Бүген Кайбыч районы Ульянково төп гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Варислар Берлеге оешуга 27 ел тулу уңаеннан бәйрәм чарасы узды.

Әлеге оешма 1990 елның 15 сентябрендә барлыкка килә. Иҗтимагый тормыш мәктәбе ул. Һәм аның төп максаты - балаларда рухи кыйммәтләр, туган якка, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, тарихи-мәдәни кыйммәтләребезне барларга өйрәтү.

Тантана барышында укучылар патриотик рухтагы шигырьләр сөйләде, Татарстан варислары гимнын башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International