Район кырларында киләсе ел уңышына нигез салу эшләре дәвам итә

2017 елның 15 сентябре, җомга

Кайбыч районы басу-кырларында бөртекле культураларны урып-җыю эшләре төгәлләнү алдында.

Бүгенге көндә киләсе ел уңышына нигез салына, җир эшкәртү һәм көзге культураларны чәчү эшләре дәвам итә. Быел район хуҗалыкларына 34300 гектар җир эшкәртү планы куелды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълуматларга караганда, 15 сентябрьгә барлыгы 6900 гектар мәйданда җир эшкәртелгән.

Күрсәткечләр буенча “Дубрава” ҖЧҖ механизаторлары В. Лисин һәм Е. Расперетихин алдынгылар сафында. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International