Бүген күренекле балалар шагыйре Абдулла Алиш тууына 109 ел тулды.
Шул уңайдан Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы “Миләшкәй” балалар бакчасында төрле чаралар узды. Балалар атна дәвамында Абдулла Алиш әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар карады, язучының биографиясе белән танышты. Балалар бакчасы фойесында язучы китапларыннан күргәзмә оештырылды.
Бүген бакчага йөрүче балалар тәрбиячеләр катнашында “Сертотмас үрдәк” исемле әкиятне тамаша кылды.