Хезмәтенә хөрмәт белән

2017 елның 15 сентябре, җомга

Бүген Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин РФ Коммунистлар партиясенең район бүлеге җитәкчесе, Олы Кайбыч авылында гомер итүче Хәсбәтулла Заһидуллинны 70 яшьлек юбилее белән котлап, Рәхмәт хаты тапшырды.

-Районыбыз яшәешенә, аның үсешенә керткән өлешегез бик зурдан. Алдагы көннәрегездә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле картлык телим, - дип юбилярга үз теләкләрен җиткерде ул.

Хәсбәтулла Заһидуллин тумышы белән Мамадыш районыннан. 1969 елда Кайбыч районы Урсак урманчылыгына эшкә килә һәм биредә төпләнеп кала. Районның торак-коммуналь хуҗалыгында инженер булып та эшли. Лаеклы ялга чыкканчы Кайбыч электр элемтәсе оешмасында хезмәт куя. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International