Гөмбә җыю күпләрнең яраткан шөгыле саналса да, кайвакыт җанга ял бирә торган бу эш куркыныч булып та куя ала шул. Гөмбәнең төрләрен аера белмәү, җыйган вакытта игътибарсызлык, аны дөрес хәзерләмәү ахыр чиратта агулану белән тәмамланырга мөмкин.
Гөмбә җыйганда, белем һәм осталык булса да, кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк, – дип искәртә Кайбыч районы үзәк хастаханәсе табиблары.
-гөмбәнең белгән төрен генә җыярга. Таныш булмаганын гомумән алмаска.
-артык нык үсеп киткән, “картайган” гөмбәләрне алмагыз, гәрчә алар кортланмаган булса да.
-исегездә тотыгыз, гөмбә ул тиз бозыла торган продукт, шуңа да аны җылыда озак вакыт сакларга киңәш ителми. Шулай ук кабат-кабат җылытылган гөмбәле ризыкларны да куллану гадәтен ташлагыз. Экономияләүгә караганда, сәламәтлек кадерлерәк.
-тозланган гөмбәләрне алюмин, балчык, оцинковкадан эшләнгән савытларда сакламагыз. Гөмбәне чи килеш ашап карау бер дә дөрес түгел.
-гөмбәнең эшләпәсен генә түгел, ә сабы белән кисеп җыярга киңәш ителә (агулы гөмбәне сабы аша белергә була).
-гөмбәнең эшләпәсен кырып чистартырга, өстендәге элпәсен куптарып алырга. Зарарлы һәм агулы матдәләр нәкъ шунда туплана.
-шампиньон җыйганда эшләпәсенең аскы өлешенә игътибар итәргә – ул ал төстә булырга тиеш. Шуны истә тотыгыз, күп очракта бик агулы томсык гөмбә (поганка) шампиньон яисә ал гөмбә (сыроежка) белән бутала. Шампиньонның эшләпә асты ал төстә, ә сабагында бүлбе юк.
-гөмбәләрне шул ук көнне эшкәртергә кирәк.
-юл буйларында, тимер юл үтә торган урыннардан, завод яннарыннан, радиацияле зоналардан гөмбә җыю ярамый.
Беренче чиратта, шунда ук ашыгыч ярдәм чакыртырга. Ул килгәнче, агуланучыга беренче ярдәм күрсәтү мөһим. Иң элек авыруның ашказанын юдырырга. Моның өчен аңа 6 стакан кайнатылган су эчерергә, аннары костыру кирәк. Әлеге процедурадан соң эч йомшарткыч дару бирергә яки клизма куярга. Активлаштырылган күмер эчеп кую да файдалы.
Агулануны балалар һәм өлкән яшьтәгеләр аеруча авыр кичерә. Бала организмы гөмбәне, гомумән алганда, эшкәртә алмый. Шуңа да 14 яшькә кадәрге балага бу төр ризыкны ашамаска киңәш ителә. Бавыр, бөер авырулары булган кешегә дә артык күп ашаудан тыелырга кирәк.