Кайбыч районы пенсионерлары фитнес белән шөгыльләнә

2017 елның 15 сентябре, җомга

“Үз сәламәтлегең турында кайгыртырга беркайчан да соң түгел. Кеше яхшы кәеф, актив яшәү рәвеше белән яшьлеген озынайта ала”, диләр Олы Кайбыч авылы пенсионерлары.

Кичә алар районның “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексына җыелды.  

-Быел да өлкәннәр өчен фитнес һәм тренажер заллары бушлай эшләячәк, ә  бассейнда йөзү ташламалы бәядән булачак, - дип хәбәр итте комплекс директоры Җәмилә Сагиева.

Спорттан тыш, иҗат белән шөгыльләнергә теләкләре барлыгын да белдергән өлкәннәр. Шул уңайдан быел “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында “Җәүһәр” төркеме оешкан. Биредә күңелләре һәрчак яшь пенсионерларыбыз бию күнекмәләренә өйрәнә алачак. Кичә исә хореограф Диләрә Мершинова җитәкчелеге астында беренче бию дәресе узды.

“Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексы теләге булган һәр пенсионерны атнаның сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә иртәнге 10.00 сәгатьтән үзенә көтеп кала. Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International