2 октябрьдән Олы Кайбыч авылы Шәүкәт Галиев урамының 12нче йортында урнашкан Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә пенсия яшендәгеләрне компьютерда эшләргә өйрәтү максатыннан, “Өченче яшьтәге университет” бушлай курслары үткәрелә.
Укырга теләге булганнар ТР пенсионерлар Союзының Кайбыч бүлеге җитәкчесе Евгения Стеряковага һәм районның Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннуровага гариза тапшырырга тиеш.
Белешмәләр өчен телефон: 2-14-10.