Кайбыч муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълуматларга караганда, 14 сентябрьгә район басуларыннан 23420 гектар мәйданда бөртекле культура суктырылган (85,9 процент).
Бүгенге көнгә районыбыз иген кырларыннан барлыгы 89578 тонна бөртекле культура җыеп алынган. Һәр гектардан уртача уңыш 38,2 процент тәшкил итә.
Саннарга күз салыйк:
Көзге арыш - 952 гектар;
Көзге бодай – 8790 гектар;
Язгы бодай – 7358 гектар;
Арпа – 4320 гектар;
Борчак – 1800 гектар;
Солы 200 гектар мәйданда суктырылган.
Алдынгы комбайнчыларыбыз:
Альберт Лазарев (“Агрофирма Дубрава” ҖЧҖ нең 3нче филиалы) -27800 центнер бөртекле культура суктырган;
Харис Хәбибуллин (“Агрофирма Дубрава” ҖЧҖнең 3нче филиалы) - 25000 центнер;
Айрат Сафиуллин (“Агрофирма Дубрава” ҖЧҖнең 1нче филиалы) – 19080 центнер;
Айнур Сафин (“Агрофирма Дубрава” ҖЧҖнең 2нче филиалы) – 17340 центнер;
Леонид Блинов (“Агрофирма Дубрава” ҖЧҖнең 3нче филиалы) – 10620 центнер;
Алексей Торхеев (“Агрофирма Подберезье” ҖЧҖ) – 8710 центнер;
Фәнис Бикбов (“Яңа юл” крестьян хуҗалыкларының җитештерү кооперативы) – 8150 центнер;
Юрий Петров (“Агрохимсервис” ҖЧҖ) – 7420 центнер.