Кайбыч районы үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, “Көзге яхшылык атнасы” Бөтенрәсәй акциясе кысалары нигезендә, Олы Кайбыч авылында яшәүче пенсионер Асия Кәлимуллина янына барып хәлен белеште.
Китапханәчеләр бер генә өлкән затны да үз игътибарларыннан читтә калдырмый. Пенсионерлар соравы буенча китапларны өйләренә үк китерә алар.