Бүгенге көндә Кайбыч районы Багай авылында күпер төзү эшләре бара.
Әлеге җәяүлеләр күпере авыл аша агучы Салкын елга аша сузылып, Үзәк һәм Совет урамнарын тоташтырачак. Төзү эшләре Кайбыч районы торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көче белән башкарыла. Күпер төзү өчен 284271 сум күләмендә үзара салым акчасы тотылган.